Нет подключения к интернету
Сөю

Сөю

@DJ Khal

Tatarish lyric music, accordion, violin,, rock, soul

v6 56 20.09.2026
0:00
04:42

Текст песни

‎[Verse 1] ‎Берәүләр гомере буена ‎Ул хисне тоймыйча яшидер. ‎Берәүләр саныйдыр уенга, ‎Берәүгә бөтенләй дәшмидер. ‎ ‎[Chorus] ‎Сарылмый ул синең муенга, ‎Адаша, алдаша күпләрдә... ‎Эләксәң син аның куенына ‎Яшьнидер кояшлы күкләр дә. ‎ ‎[Verse 2] ‎Берәүгә бирелгәч, күрмичә, ‎Тоймыйча яшәпләр китәдер. ‎Берәүгә бик каты тимичә, ‎Бары тик кагылып үтәдер. ‎ ‎[Break]  ‎[Solo] ‎ ‎[Chorus] ‎Сарылмый ул синең муенга, ‎Адаша, алдаша күпләрдә... ‎Эләксәң син аның куенына ‎Яшьнидер кояшлы күкләр дә. ‎ ‎[Verse 3] ‎Ә берәү ул хискә ышанып, ‎Кап-кайнар утларда янадыр. ‎Эссе аңа, хәтта, кышларын, ‎Һәр көне, әкияттәй, яңадыр. ‎ ‎[Chorus] ‎Сарылмый ул синең муенга, ‎Адаша, алдаша күпләрдә... ‎Эләксәң син аның куенына ‎Яшьнидер кояшлы күкләр дә. ‎ ‎[Break]  ‎[Solo] ‎ ‎[Outro]  ‎Рәхәт тә булмыйдыр бу ялкын, ‎(Бәхеттер кочагында) көю. ‎ ‎[Outro]  ‎Миңа да, җаныем, ул якын, ‎Бу хиснең исеме - ул СӨЮ !!!

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти