Нет подключения к интернету
Бер шигырь

Бер шигырь

@DJ Khal

rock, pop, blues, reggae, soul

119 16.08.2026
0:00
01:28

Текст песни

Бер шигырь язасым килә сиңа багышлап, ‎Һәрбер сүзен сөюем белән назлап, нәкышлап. ‎Күңелеңнең түрләренә үтеп керерлек, ‎Хисләремнең ялкыныннан җаның эрерлек. ‎Бер шигырь язасым килә исең китәрлек, ‎Зиһеннәрең таратырлык, өнсез итәрлек. ‎Сүзләре йөри телемдә инде бик күптән, ‎Тик каләм генә карыша – нәрсәдер көтәм... ‎Әллә инде шигырь булып өлгереп җитмәгән, ‎Йөрәгемнең бар назларын алып бетмәгән? ‎Сиңа багышлап бер шигырь килә язасым... ‎Язмыйм! ‎Ымсындыргыч бер сер булып әлегә калсын.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти