Нет подключения к интернету
Хатлар

Хатлар

@DJ Khal

tatarish lyric music, accordion,, rock, pop, folk, soul

106 16.08.2026
0:00
03:38

Текст песни

Юксынам да хатларыңны укыйм: ‎Кыска гына сәлам-хәбәрләр. ‎Алар миңа сөю җыры кебек, ‎Изге дога кебек кадерле. ‎ ‎Сөю хисе белән сугарылган ‎Хатларыңны укыйм кабаттан. ‎Сагынуга дәва булыр дисәм, ‎Сагышларым гына яңартам... ‎ ‎Бу хатлардан җылы наз бөркелә, ‎Күпноктада күпме сер ята! ‎Һәрбер сүзен,һәрбер шигырь юлын ‎Әйтеп бирә алам мин яттан. ‎ ‎Сөю хисе белән сугарылган ‎Хатларыңны укыйм кабаттан. ‎Сагынуга дәва булыр дисәм, ‎Сагышларым гына яңартам... ‎ ‎Таң кошлары белән килгәннәре, ‎Ай нурында туганнары бар. ‎Төн йокысын качырып, таң атуга ‎Шигырь-бүләк булганнары бар. ‎ ‎Сөю хисе белән сугарылган ‎Хатларыңны укыйм кабаттан. ‎Сагынуга дәва булыр дисәм, ‎Сагышларым гына яңартам... ‎ ‎Йөрәк авазы иде хат сүзләре, ‎Өзелгәннәр иде бәгырьдән. ‎Ялган-алдау булган дигән уйны ‎Күңел кабул итми хәзер дә. ‎ ‎Сөю хисе белән сугарылган ‎Хатларыңны укыйм кабаттан. ‎Сагынуга дәва булыр дисәм, ‎Сагышларым гына яңартам... ‎

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти