Нет подключения к интернету
Соңгы очрашу

Соңгы очрашу

@DJ Khal

rock, soul, tatarish lyric music,, folk

78 11.08.2026
0:00
04:40

Текст песни

‎Син мине борчыма кадерлем, ‎Карашың куркыныч яшеннән. ‎Тик авыл очына кадәрле ‎Озатсам, күзләрең яшермә... ‎ ‎Хушлаштык. ‎ Сүзләр юк. ‎ Кем белә? ‎Мәхәббәт сайлаган башканы. ‎Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, ‎Очрашмас бу тормыш ташкыны. ‎ ‎Китәбез икәүләп юл буйлап, ‎Син миңа эндәшми барасың. ‎Мин атлыйм иңеңнән кочаклап, ‎Ә күктә тик төннең карасы. ‎ ‎Хушлаштык. ‎ Сүзләр юк. ‎ Кем белә? ‎Мәхәббәт сайлаган башканы. ‎Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, ‎Очрашмас бу тормыш ташкыны. ‎ ‎Бу төннең караңгы шомлыгы ‎Тынычлык бирмидер күңелгә. ‎Эндәшми барсаң да, ягымлым, ‎Аңладым – аралар сүрелгән. ‎ ‎Хушлаштык. ‎ Сүзләр юк. ‎ Кем белә? ‎Мәхәббәт сайлаган башканы. ‎Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, ‎Очрашмас бу тормыш ташкыны. ‎ ‎Чакырмыйм мин үткән көннәрне, ‎Ә алда ни булса шул булыр. ‎"Кал!” – диеп әйтерлек сүзләрне ‎Эзләсәң, бәлки дә табылыр? ‎ ‎Хушлаштык. ‎ Сүзләр юк. ‎ Кем белә? ‎Мәхәббәт сайлаган башканы. ‎Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, ‎Очрашмас бу тормыш ташкыны. ‎ ‎Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, ‎Очрашмас бу тормыш ташкыны. Аерылдык... Ә бәлки мәңгегә, ‎Очрашмас бу тормыш ташкыны.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти