Нет подключения к интернету
Сагынулар...

Сагынулар...

@DJ Khal

rock, pop, tatarish lyric music,, blues, soul

116 08.08.2026
0:00
03:06

Текст песни

Сагынуларым артып киткән чакларында ‎Сиңа диеп мин күп итеп хатлар яздым. ‎Җилләр генә белә иде хисләремне, ‎Шуңа да мин язганнарны ‎җилгә салдым. ‎ ‎Җилләр генә белә иде. ‎Без дуслаштык ‎Бураннарда сине эзләп йөргән чакта. ‎"Әйталмассың күзенә карап сөюеңне, ‎Үзе аңлар таңны күргәч - әйт кояшка",- ‎ ‎диде зирәк җил-киңәшче. Ә мин яздым ‎Кыю уйларымны моңлы көйгә үреп. ‎Юллар аша юллар туды, җырлар туды. ‎Мин очырдым барысын да җилгә төреп. ‎ ‎Ә таң аткач сине кояш иркәләде, ‎Чәчләреңнән сыйпагандыр назлы җилем. ‎Шул чагында ишеттеңме таныш тавыш? ‎Беләсеңме... ул мин идем. ‎Җил - мин идем... ‎ ‎Озак вакыт мине күрми йөргән булсаң, ‎Сагынуларың артып киткән чакларыңда ‎Таң кояшы үбәр алсу битләреңнән. ‎Йом да күзең, ‎моңлы җилнең җырын тыңла.... ‎ ‎Сагынуларың артып киткән чакларыңда ‎Таң кояшы үбәр алсу битләреңнән. ‎Йом да күзең, ‎моңлы җилнең җырын тыңла.... ‎

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти