Нет подключения к интернету
Җилләр генә белә иде. (Только ветра знают)

Җилләр генә белә иде. (Только ветра знают)

@DJ Khal

rock, tatarish lyric music,, blues, soul

103 06.08.2026
0:00
05:07

Текст песни

‎Сагынуларым артып киткән чакларында ‎Сиңа диеп мин күп итеп хатлар яздым. ‎Җилләр генә белә иде хисләремне, ‎Шуңа да мин язганнарны ‎җилгә салдым. ‎ Озак вакыт мине күрми йөргән булсаң, ‎Сагынуларың артып киткән чакларыңда ‎Таң кояшы үбәр алсу битләреңнән. ‎Йом да күзең, ‎моңлы җилнең җырын тыңла... ‎Җилләр генә белә иде. ‎Без дуслаштык ‎Бураннарда сине эзләп йөргән чакта. ‎"Әйталмассың күзенә карап сөюеңне, ‎Үзе аңлар таңны күргәч - әйт кояшка",- ‎ ‎диде зирәк җил-киңәшче. Ә мин яздым ‎Кыю уйларымны моңлы көйгә үреп. ‎Юллар аша юллар туды, җырлар туды. ‎Мин очырдым барысын да җилгә төреп. ‎ Озак вакыт мине күрми йөргән булсаң, ‎Сагынуларың артып киткән чакларыңда ‎Таң кояшы үбәр алсу битләреңнән. ‎Йом да күзең, ‎моңлы җилнең җырын тыңла... ‎Ә таң аткач сине кояш иркәләде, ‎Чәчләреңнән сыйпагандыр назлы җилем. ‎Шул чагында ишеттеңме таныш тавыш? ‎Беләсеңме... ул мин идем. ‎Җил - мин идем... Озак вакыт мине күрми йөргән булсаң, ‎Сагынуларың артып киткән чакларыңда ‎Таң кояшы үбәр алсу битләреңнән. ‎Йом да күзең, ‎моңлы җилнең җырын тыңла... ‎Таң кояшы үбәр алсу битләреңнән. ‎Йом да күзең, ‎моңлы җилнең җырын тыңла...

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти