Нет подключения к интернету
Август 2

Август 2

@DJ Khal

tatarish lyric music , rock, folk, soul

95 06.08.2026
0:00
03:09

Текст песни

‎Чиста зәңгәр август күген ‎Ак болытлар сырып алган. ‎Бер  могҗиза күргән кебек, ‎Җиргә карап хәйран калган. ‎ Юмарт кояш балкып яна, ‎Нурлары җирне иркәли. ‎Агач-куакка кагылып, ‎Йомшак, җылы җил искәли. ‎ Һавасы саф, баллы-татлы, ‎Бакчаларда алма исе. ‎Сүзләр генә әйтә алмас ‎Күңелдәге рәхәт хисне. ‎ Бакча гөлләренә күчкән ‎Җәйнең чуар бизәкләре. ‎Күз адаша аллы-гөлле ‎Төсләреннән чәчәкләрнең. ‎ Җир ямь-яшел, әйтерсең лә ‎Әле башы гына җәйнең. ‎Һәр тарафта бер тантана. ‎Бар табигать шундый ямьле. ‎ Йөрәк кылларын тибрәтеп. ‎Сагыш-моңын сала-сала. ‎Көләч август җәй мизгелен ‎Алтын көзгә озата бара.    ‎Көләч август җәй мизгелен ‎Алтын көзгә озата бара.   

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти