Нет подключения к интернету
Август

Август

@DJ Khal

Tatarish lyric music, pop, rock, accordion, blues, soul

112 06.08.2026
0:00
02:47

Текст песни

Чиста зәңгәр август күген Ак болытлар сырып алган. Бер могҗиза күргән кебек, Җиргә карап хәйран калган. Юмарт кояш балкып яна, Нурлары җирне иркәли. Агач-куакка кагылып, Йомшак, җылы җил искәли. Һавасы саф, баллы-татлы, Бакчаларда алма исе. Сүзләр генә әйтә алмас Күңелдәге рәхәт хисне. Бакча гөлләренә күчкән Җәйнең чуар бизәкләре. Күз адаша аллы-гөлле Төсләреннән чәчәкләрнең. Җир ямь-яшел, әйтерсең лә Әле башы гына җәйнең. Һәр тарафта бер тантана. Бар табигать шундый ямьле. Йөрәк кылларын тибрәтеп. Сагыш-моңын сала-сала. Көләч август җәй мизгелен Алтын көзгә озата бара.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти