Нет подключения к интернету
Вакыт

Вакыт

@DJ Khal

rock, pop, folk

106 19.07.2026
0:00
03:06

Текст песни

Сизелмичә генә ага вакыт – Салкын кышлар үтеп яз килде. Һич бетмәстәй тоелган кар көртләре, Булмаган да кебек җиргә сеңде. Бәпкә үләне ашыгып борын төртте, Бөреләнде куак-агачлар. Күп тә үтмәс, ак чәчәккә күмелеп. Хуш ис сибәр шомырт –алмагачлар. Аннан җылы җәйләр килеп җитәр, Сизелми дә калыр анысы да. Әллә ничек кенә хәзер вакыт, Бик тиз үтеп китә барсы да. Җәйне исә көзләр алмаштырыр, Ә көз инде килер озакка. Ул барлыгын сиздермичә калмас, Җанны эләктерер тозакка. Башта алтын төсе белән арбар, Чуак көне белән алдатыр. Салкын яңгырларда елатыр да, Озын кичләрендә юатыр. Уйландырыр - уйның беткәне юк! Моңландырыр – күңел моң гына... Һәм берәүне өзелеп сагындырып, Сагыш салып китәр тын гына...

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти