Нет подключения к интернету
Мин сине язларда сагынмыйм.

Мин сине язларда сагынмыйм.

@DJ Khal

rock, pop, blues, soul

111 18.07.2026
0:00
03:34

Текст песни

Мин сине язларда сагынмыйм, ‎Гомернең көзендә күргәнгә. ‎Җаныма моң булып сарылып, ‎Көзләрдә күңелгә кергәнгә. ‎ ‎Ә көзе язларга биргесез, ‎Җәйләр дә көнләшер көз иде. ‎Көзләрдә адашып, яз диеп ялгышып, ‎Хисләрдән исергән без идек. ‎ ‎Ул чакта кошлар да талпынып, ‎Яз җырын сузмады тирәктә. ‎Хушлашып-елашып очтылар, ‎Җырлары уелды йөрәккә. ‎ ‎Ә көзе язларга биргесез, ‎Җәйләр дә көнләшер көз иде. ‎Көзләрдә адашып, яз диеп ялгышып, ‎Хисләрдән исергән без идек. ‎ Мин сине язларда сагынмыйм, ‎Язмышның син көзге бүләге. ‎Ак төсле саф сөю гөленә ‎Көз сары яфраклар түшәде.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти