Нет подключения к интернету
Сонлаган сөю

Сонлаган сөю

@DJ Khal

blues, folk, pop, rock

121 12.07.2026
0:00
02:24

Текст песни

‎Көзен чәчәк аткан агач кебек, ‎Мин бутадым тормыш фасылын. ‎Чәчәк бөреләрем ачылмыйча, ‎Көткән, ахры, көзләр салкынын. ‎Якты кояш мине алдаттымы, ‎Чуак көннәр микән чакырды? ‎Гомер җәем көзгә кергән чакта ‎Күңелемдә язлар балкыды. ‎Бу чәчәкләр җимеш була алмас, ‎Кырау сугар, усал җил кагар. ‎Минем хәлне көздә язны тапкан, ‎Чәчәк булып аткан җан аңлар... ‎Якты кояш мине алдаттымы, ‎Чуак көннәр микән чакырды? ‎Гомер җәем көзгә кергән чакта ‎Күңелемдә язлар балкыды. ‎Гомер җәем көзгә кергән чакта ‎Күңелемдә язлар балкыды.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти