Нет подключения к интернету
Сагыну Халит

Сагыну Халит

@DJ Khal

rock, pop

89 11.07.2026
0:00
01:51

Текст песни

Ярсу йөрәк инде сабырланды: ‎Салкын акыл белән алышмый. ‎Ни калдырыйм сиңа истәлеккә, ‎Мәхәббәттән китеп барышлый? ‎ ‎Берни дә юк сиңа калдырырга! ‎Я, булмаса, болай килешик: ‎Берүземә генә бик күп булыр – ‎Сагыну сагышларын бүлешик... ‎ ‎Алсу хыялларның саф гөлләрен ‎Калдыралмыйм: алар сулдылар. ‎Күңелдәге шатлык очкыннары, ‎Ялкынлана алмый, сүнделәр. ‎ ‎Берни дә юк сиңа калдырырга! ‎Я, булмаса, болай килешик: ‎Берүземә генә бик күп булыр – ‎Сагыну сагышларын бүлешик... ‎Берүземә генә бик күп булыр – ‎Сагыну сагышларын бүлешик...

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти