Саубуллашу

Саубуллашу

@DJ Khal

Tatar lirik muzik, pop

106 10.07.2026
0:00
01:47

Текст песни

‎Ярсу йөрәк инде сабырланды: ‎Салкын акыл белән алышмый. ‎Ни калдырыйм сиңа истәлеккә, ‎Мәхәббәттән китеп барышлый? ‎ ‎Берни дә юк сиңа калдырырга! ‎Я, булмаса, болай килешик: ‎Берүземә генә бик күп булыр – ‎Сагыну сагышларын бүлешик... ‎ ‎Алсу хыялларның саф гөлләрен ‎Калдыралмыйм: алар сулдылар. ‎Күңелдәге шатлык очкыннары, ‎Ялкынлана алмый, сүнделәр. ‎ ‎Берни дә юк сиңа калдырырга! ‎Я, булмаса, болай килешик: ‎Берүземә генә бик күп булыр – ‎Сагыну сагышларын бүлешик...

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти