Син ашыкма

Син ашыкма

@DJ Khal

rock, pop

107 06.07.2026
0:00
03:14

Текст песни

🚀 *** Бу дөнья тик кара гына димә, Бу дөньяда әле ак та бар. Язгы төндә икәү узган эзләр - Сафлык булып ярылып яталар. Иреннәргә кунган елмаю бар, Керфек очларында утлар бар... Сөйгән ярлар сер бирмәгән чакта, Күңелләрне аңлар дуслар бар. Сөйгән ярлар, дуслар нуры сыман Җанны назлар кояш нуры бар. Кояш нуры төшкән урыннарга Омтылучы йөрәк юлы бар. Йөрәк юлларыңа тугры кал син, Кайчагында авыр булса да - Нур, барыбер, үз эзенә төшә, Җил булса да, давыл булса да. Җирне каплар кара болыт булып Җанны буган һәрбер заманда, Бер яктылык... - Кара болытларны Таратырлык мизгел бар анда... Ул мизгел - син. Бар да синнән тора Күңелеңән тора, сүзеңнән... Бертуктаусыз түзеп булганда да Бәхет төзеп булмый түземнән. Син сүзеңне әйтәлмәгән өчен Җирне бәлки сөрем күмгәндер... Сүзе юкның җирдә үзе дә юк, Эзе дә юк. Һәркем - бердәнбер. Бу дөньялар гел карадан тормый, Бу дөньяда әле ак та бар. Әкиятләрдән арынып, чынбарлыкка Чыга язып калган чак та бар... Әле безнең җанда Ак хыял бар, Бәхет, Өмет... - бар да танышлар... Әле кире кайтып бездән бер чак Җавап сораячак Намус бар. Бөтен дөнья акылыннан шашып Биесә дә өтек көйләргә, Без булганбыз, барбыз, булачакбыз... Син ашыкма: "Беттек..." - дияргә.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти