Эйбэтлек

Эйбэтлек

@DJ Khal

rock, pop

97 05.07.2026
0:00
02:48

Текст песни

Әйбәтлекләр гел хәтердә калмый, Яманлыклар күбрәк истә кала. Туры барган җирдән абынасың -  Кемнәргәдер шул да җитә кала. Мин тапалган юлдан атламадым, Тапалмаган җирдән юллар ярдым. Абынып-егылып-шуышып бардым кайчак, Тик мин һәрчак үз юлымнан бардым. Чәйнәгәннәр чәйнәделәр инде, Хурладылар инде хурлаганнар. Юллар яручыны аңлый алмый Үзләренең юлы булмаганнар. Мин һәрвакыт әйбәт булалмадым -  Алла түгел, кеше генә, димәк. Һәрчак әйбәт булалмаганнарны Кайчагында кичерергә кирәк. Тик минем дә әйбәт чаклар булды... Бик хәтерлим әйбәт чакларымны -  Бер әйбәтлек өчен генә кайчак Меңәр кабат җаным актарылды. Бик тиз онытыла әйбәтлекләр, Күмеп китә аны гайбәт, битәр... Ялгышларны оныта алмаганнар Әйбәтлекне хәтерлиләр микән? Әйбәтлегем исегездә калмас, Исегездә калыр хаталарым... Кичерегез. Мин ул хаталарны Үз теләгем белән ясамадым.

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти