Синле бит мин

Синле бит мин

@DJ Khal

pop, rock, soul

107 30.06.2026
0:00
02:16

Текст песни

Син барында мин көчлерәк күпкә. ‎Күр, яшендәй күкне ярам кулдан. ‎Мин шундый зур! ‎Гәрчә тәнем-сыным ‎Бик кечкенә итеп яратылган. ‎ ‎Мин һава күк җиңел. Тау күк биек. ‎Хәтфә үлән, гөлләр үзәгемдә. ‎Тирәм – асылыңның чагылышы. ‎Галәм яме балкый күзләреңдә. ‎ ‎Кальбем ачык, зиһен анык. Татыйм ‎Рәхәтләнеп бу халәтнең тәмен. ‎Күзалламыйм һич тә тормышымның ‎Синсез була ала торган мәлен. ‎ ‎Синле бит мин. ‎Сине даулый күңел! ‎Барлыгыңнан җанда тынлык туа. ‎Куркуларым эри. Бу дөньяда ‎Син булуың – миңа изге дога. ‎ ‎Шул догалар юш килгәнгә күрә ‎Вөҗүдемдә яшәү көче, хәят. ‎Син барында күңелем тулы сөю! ‎Синле үзем – күпкә бәхетлерәк! ‎

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти