Нет подключения к интернету
Көзләрем

Көзләремv6

@DJ Khal

tatarish lyric music, accordion, violin, acoustic guitar, rock, soul

59 03.10.2026
0:00
03:42

Текст песни

Әйдәле, күңелгә яз өстә. ‎Чигерсен бераз бу көзләрем. ‎Нинди сер саклыйлар, аңлыймчы, ‎Төннәрдән дә кара күзләрең. ‎ ‎Карале, көзләрен бар дөнья ‎Тылсымлы биюгә буйсынган. ‎Гүя вальс әйләнә яфраклар, ‎Ә җилләр исүе — көй сыман. ‎ ‎Алтынсу яфраклар вальсында ‎Бар да саф мәхәббәт турында. ‎Яфраклар белән бер биюгә ‎Чакыр син, кагылып кулыма. ‎ ‎Ышандыр син мине үзеңә, ‎Алып кер бу язык биюгә. ‎Әйләнсен башларым, әйләнсен! ‎Шыр ачык һәм яшерен сөюдән. ‎ ‎Без һәм көз биюе — ни гаҗәп! ‎Ни кадәр тәңгәллек бу мәлдә! ‎Фәкать бер дәкыйка — тәнемне ‎Ут ялый, дүндереп көлләргә. ‎ ‎Хисләргә биреләм, онытылып! ‎Көйләрнең матурын куй сана. ‎Көзләрен бар җиһан һич шиксез ‎Иң серле биюгә буйсына... ‎

Комментарии (0)

Войдите, чтобы комментировать

Войти